27 февраль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Әлмәт районында ракета һөҗүме куркынычы аркасында җәмәгать транспорты хәрәкәте туктатылды
Әлмәт районында шулай ук ракета һөҗүме куркынычы игълан ителде.
-
Яңалыклар
Казанның 10 рестораны берьюлы хәйрия ифтары уздырды
10 еллык юбилейлары уңаеннан Fashion Iftar командасы, шәһәрнең 10 ресторанын берләштереп, хәйрия чарасы оештырды.
-
Яңалыклар
9 яшьлек кызны ДНК анализы буенча тапканнар
Смоленск шәһәрендә 9 яшьлек кызны урлауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Машинасы салонындагы биологик эзләр ихтимал җинаятьчене ачыклауга ярдәм иткән Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр иткән, дип яза «Российская газета».
-
Яңалыклар
«Рамазан – изге гамәлләр ае»: бүген Казанда изге ай хөрмәтенә 30 нчы хәйрия автобусы йөри
Бүген, Рамазан аеның 9 нчы көнендә (27 февраль), изге җомга көнендә, Казанда хәйрия автобусы йөри. Бушлай автобусны тану бик җиңел: аның алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип язылган, ә салоны шарлар белән бизәлгән.
-
Яңалыклар
Татарстанда беренче тапкыр ракета һөҗүме куркынычы игълан ителде
Татарстанда беренче тапкыр «ракета һөҗүме куркынычы» режимын керттеләр. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
-
Яңалыклар
Казанда кар чистарту техникасын куллану нәтиҗәлелеге 40% ка арткан
Бу кыш эчендә генә дә шәһәрдән 1,3 млн тоннадан артык кар чыгарылган – үткән ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Полиция хезмәткәре булып эшли алучылар исемлеген киңәйтергә тәкъдим ителде
Россия Эчке эшләр министрлыгы, полиция хезмәткәре булып тормасалар да, полициянең билгеле бер бурычларын үти алырдай хезмәткәрләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим иткән. Бу җәһәттән боерык проекты хокукый актлар порталына урнаштырылган, дип яза «ТАСС».
-
Җәмгыять
1 марттан россиялеләрнең финансларына йогынты ясаячак яңалыклар үз көченә керәчәк
Россиядә 1 марттан россиялеләрнең финансларына йогынты ясаячак биш яңалык үз көченә керәчәк. Беренчедән, сүз иминият пенсияләренә өстәмә түләү турында бара. Әйтик, өстәмә түләүне февральдә 80 яшь тулган барлык пенсионерлар да алачак.
-
Яңалыклар
Россия төбәкләрендә быел Муса Җәлилгә тагын дүрт бюст ачылачак
Бөтендөнья татар конгрессы тырышлыгы белән герой-шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү максатыннан Россиянең берничә төбәгендә һәм Донецк республикасында Муса Җәлилгә һәйкәл-бюстлар урнаштырылачак.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Халыкара кышкы спорт төрләре Россия-Кытай фестивале ачылышында катнашачак
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Благовещенскига килде. Аэропортта аны Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов каршы алды.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе Амур өлкәсендә «Восточный» космодромында булды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле очрашулар өчен Амур өлкәсенә килде. Бу хакта ул МАХ каналында хәбәр итте.
-
МӨҺИМ
Татарстанда табиблар кытлыгын кемнәр хәл итәр?
Эшләргә кеше юк. Ни кызганыч, кадрлар кытлыгы халыкка киң кирәкле өлкәләрнең берсе – сәламәтлек саклау тармагының авырткан урынына әверелде. Булганнары китә, яңаларын тотып калу авыр, яшьләрнең эшлисе килми...
-
Яңалыклар
Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов махсус операция зонасына гуманитар ярдәм илтте
Бөгелмәдән махсус хәрби операция зонасына район халкы, предприятиеләре һәм волонтерлары җыйган 22 тонна гуманитар йөк төялгән ике фура җибәрелгән. Сәфәрдә Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов катнашкан, дип хәбәр итә Бөгелмә районы матбугат хезмәте.
-
Интервью
Батырлык ни белән үлчәнә?
Алманнарның бик төгәл халык дигән даны бар. Тарихи документларга кагылышлы булганда бу бигрәк тә сизелә. Тик берничә тапкыр Германиягә барып, андагы татарларның тарихын, соңрак легионерларның тормышын өйрәнгән, шул исәптән җәлилчеләрнең дә эзенә төшәргә тырышкан тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевкә соңгысы буенча әллә ни бәхет елмаймаган булып чыкты.
-
Җәмгыять
«ВТ»га язылып, теплица откан Розалия Ибраһимова: «70 яшемә бүләк булды»
Сездән язылу – бездән бүләк! Редакция үзенең укучыларын игътибарсыз калдырмый: «Ватаным Татарстан»га язылучылар арасында ел саен бүләк уйната. Быел без теплица вәгъдә иткән идек. Бәхет Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Розалия Ибраһимовага елмайды.